Россиядә Covid-19 коронавирус белән авыруның алты яңа очрагы расланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Барлык алты кеше дә Италиядән кайткан: Мәскәүдә дүрт пациентның һәм Түбән Новгородта бер кешенең авыруы җиңел формада уза, башкалада тагын бер кеше уртача авыр хәлдә.
Коронавирус йогышының төп билгеләре — коры ютәл һәм югары температура. Кайбер очракларда авыру симптомнарсыз уза, кискен формаларда сулыш алу авырлаша.
Соңгы мәгълүматларга караганда, яңа коронавирус белән авыручылар саны 100 меңнән артып киткән, 3,4 мең кеше корбан булган. Иң күп очрак Кытайда, Көньяк Кореяда, Иранда һәм Италиядә ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор бу илләргә барудан тыелырга тәкъдим итте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда коронавирусны профилактикалау буенча кайнар линия эшли башлады.