Микрозаемга алган акчаны түли алмасаң, нишләргә?

Туганым микрозаемга акча алган. Ул аны түләп бармаган. Хәзер коллекторлар шалтырата. Безгә нишләргә икән?

Гүзәлия Сафиуллина.

Казан

Юрист Рәзил Билданов:

– Туганыгызны судка бирсәләр, бурычны бераз гына киметү мөмкинлеге бар. Күп очракта судьялар пеня һәм процентларны киметә. Әмма кредит килешүендә ничек күрсәтелгәнен дә белергә кирәк. Бәлки, туганыгыз банк куйган процентка риза булгандыр. Ул килешүдә бардыр. Бөтен сумманы каплый алмасагыз, коллекторлар белән үзара килешегез. Иң мөһиме – дәшмичә калмагыз. Аларның хатына җавап языгыз. Мөмкинлегегез юклыкны әйтегез, алар белән элемтәдә торыгыз. Бу сезгә судта кирәк булырга мөмкин. Әмма онытмагыз: бурычны барыбер түләргә туры киләчәк.


Фикер өстәү