Март шарт итмәскә тиеш

Быел кыш кына түгел, яз да шаккатыра. Ул гадәттәгедән иртәрәк килде. Башка елны гөрләвекләр дә соңрак ага, елгадагы бозлар да соңрак кузгала иде. Быел исә кайбер районнарда ташу китү очраклары да бар, дип хәбәр итә укучыларыбыз. Температура да бер-бер артлы рекорд куюын дәвам иттерә. Март башыннан гына да Казанда дүрт температура рекорды куелган. Ә ел башыннан исәпләсәң, синоптиклар барлыгы 13 шундый очрак турында әйтә. Соңгысында, 11 мартта, терекөмеш баганасы башкалада 9 градуска кадәр күтәрелгән.

Мартның беренче декадасы җылы булды. Көннәр уртача 8 градус җылы торды.  КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, мартта җылы, кояшлы көннәр күп булачак.

– Салкын җилләр инде исмәячәк. Дөрес, Арктикадан көтелмәгән сюрпризлар булырга мөмкин, ләкин, гадәттә, алар кыска вакытлы була торган иде. Россия Гидрометеорология үзәге алдан фаразлаганча, Идел буе округында марттагы температура җылырак булырга тиеш иде. Күрәсең, аларның сүзе юш килер төсле, – ди ул.

Яз килде дип әйтеп буламы соң инде? Һава торышыннан тагын нинди дә булса сюрпризлар көтәсе түгелме?

– Яз килү – нәрсә ул? Ул биш көн дәвамында температура нульдән югары тору һәм кар катламының эрүе. Гадәттә, бу чор бер ай соңрак, 31 март – 3 апрель аралыгында була торган иде. Ә кар катламы, гадәттә, 9 – 11 апрельдә ныклап торып эри башлый иде. Быел, күреп торасыз, хәлләр башкачарак. Бу кышта кар да аз булды. Шуңа күрә март салкын була алмый, ул гадәттәгедән җылырак булачак, – дип аңлата белгеч.

Белгечләр быел, кар аз булу сәбәпле, су басулар да булмас, дигән өметтә тора. Рәсми мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта кар катламы уртача 15 см тәшкил итә. Бу соңгы ун елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 3 тапкыр кимрәк. Әлегә Идел, Зөя елгаларында боз тора.

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында яңгыраган мәгълүматлар буенча, Татарстанның 51 торак пунктына, 15 юл участогына һәм 11 күпергә су басу куркынычы яный. Башка елларны базга су төшүләр, йортка су керүләр апрель урталарында гына күзәтелсә, быел мондый күңелсез хәлләр инде март ахырында ук булырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.  Шуңа күрә аеруча куркыныч янаган районнарга әзер торырга киңәш ителде. Шулай ук бозга чыгудан да тыелып торырга кирәклеген искәртәләр. Алар әйтүе буенча, боз көннән-көн юкара.

 

 


Фикер өстәү