Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның 260 меңен урлаганнар

Чирмешәндә яшәүченең банк картасыннан 260 мең сумга якын акчасын урлаганнар. Бу турыда «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыручы хатын-кызга шалтыратып, аның банк картасыннан 4500 сум акчасын урлауларын һәм картасына «тоташкан» телефон номерын, картасының паролен сорый.

Хатын-кыз картасы турындагы барлык мәгълүматларны да әйтә һәм алдана.

Фикер өстәү