«Рубин»ның беренче җиңүе соңгысы булмасмы?

Без өйләнгәч кенә, төн кыскарды. Татарның әлеге мәгълүм гыйбарәсе «Рубин» футболчыларына да кагылмагае. Казан командасы, язгы уеннарның өченчесендә, ниһаять, туп кертеп, беренче җиңүенә ирешә алды. Россия футболында исә чемпионатны туктатып тору, хәтта быелга бөтенләй тәмамлау турында хәбәрләр һаман саен ешрак ишетелә.

Узган атна ахырында «Рубин» Тулада җирле «Арсенал»га каршы уйнады. Көндәшләр турнир таблицасының өске өлешендә урнашкан. Әле һаман үз уенын таба алмый интеккән «Рубин»га исә һәр очко кадерле. Матчтагы төп вакыйгаларның берсе трибунада пәйда булган «Валя, ты – просто космос» дигән язу булды. Җирле җанатарлар әнә шул рәвешле Конституцияне үзгәртүгә бәйле рәвештә Россия Президенты срокларын яңартырга тәкъдим иткән Дәүләт Думасы депутаты, дөньядагы беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкованың күңелен күрергә теләгән, күрәсең. Уен кырында исә космостан карарлык дәрәҗәдә мавыктыргыч хәлләр булмады. Беренче таймда хуҗалар өстенлек итте. Әмма уңышка кунаклар иреште. Казан командасының язгы уеннарындагы беренче тубын Давиташвили кертте.

Җиңүне кулдан ычкындырмас өчен якташларыбызга бик тә тырышырга туры килде. Җитмәсә, икенче тайм башында Марковка икенче кисәтү бирделәр һәм ул уен кырыннан куылды. «Крылья Советов»ка каршы узган алдагы очрашуны да «Рубин» 10 футболчы белән тәмамлаган иде. Анысында Казан уенчылары бер очкога да ия була алмады. Тулада исә баш тренер Леонид Слуцкийны беренче җиңү белән сөендерә алдылар.

Турнир таблицасында 13 нче баскычта урнашкан һәм ничек тә премьер-лигада калу өчен көрәшүче «Рубин» киләсе очрашуны 21 март көнне Екатеринбургта җирле «Урал»га каршы уздырырга тиеш. Сезон ахырына кадәр тагын 8 уен бар. Әмма ул матчлар, гомумән, уйналырмы? Бу сорауга тәгаен генә җавап бирүче юк. Барысы да коронавирус тирәсендәге вазгыятькә бәйле. Күп илләрдә ярышлар туктатылды инде. Футбол чемпионатлары Сербия, Украина, Беларусь һәм Төркиядә генә дәвам итә. Россия футболында да андый хәбәрләр һаман саен ешрак ишетелә. Чемпионатны туктатып тору яки тәмамлау тәкъдимнәре бар. Нәрсә эшлисен шушы көннәрдә хәл итәчәкләр. Ничек кенә булмасын, безнекеләр генә читтә кала алмаячак. Әлегә һәр төбәк үзенчә чаралар күрергә тырыша. Татарстандагы матчларга, узган очракта да, тамашачыны кертмәячәкләр. Сүз уңаеннан, моннан берничә ел элек «Рубин»да уйнап киткән, хәзер исә Испаниядә туп тибүче һөҗүмче Жонатаста коронвирус тапканнар.

 

  Команда О
1 Зенит 50
2 Локомотив 41
3 Краснодар 41
4 Ростов 38
5 ЦСКА 36
6 Динамо 30
7 Арсенал 28
8 Спартак 28
9 Уфа 27
10 Урал 25
11 Сочи 24
12 Оренбург 23
13 Рубин 23
14 К.Советов 22
15 Тамбов 22
16 Ахмат 20

Фикер өстәү