«Ахырзаман» түгел: Татарстанның бер авылын су баскан (ВИДЕО)

Кичә интернетта Биектау районы Юртыш авылын су баса дигән хәбәр чыкты. Йортлар су эчендә иде. Халык моңа үз фикерен дә җиткерде. Кемдер «ахырзаман» дип курыкса, шул авыл кешеләре күпер ясаганда торба салырга онытканнар дип тә җавап калдырган иде.

«ВТ» хәбәрчесе бу хәлгә ачыклык кертү өчен Мәмдәл җирле үзидарәсенә шалтыратты. Андагылар исә: «Куркыр урын юк. Кинәт җылыткач, авылга су керде. Бүген бар җир коп-коры. Йортларны да, урамны да су басмаячак», — дип белдерделәр.

https://www.instagram.com/p/B9zixXmI9l1/

 


Фикер өстәү