Әти-әнисе аерылышканда балалары бер мәктәптә укый алмый?!

– Бертуган балаларны бер бакчага яки мәктәпкә йөртеп була дигән закон турында ишеттек. Бала 1 нче сыйныфка барганда, аңа абыйлары һәм апалары укыган мәктәптә белем алу хокукы биреләчәк. Тик без ирем белән аерылыштык, ләкин бер йортта, аерым подъездларда гына яшибез. Әти-әниләр аерым яшәгән очракта, балалар бер мәктәптә укый аламы?

Ләйсән Хәбибуллина, Казан.

Декабрь аенда Президент Владимир Путин балаларны бакча-мәктәпләргә кабул иткәндә, бертуганнарны бер-берсеннән аермау турындагы законга кул куйды. Кечкенә балаларны бакча һәм мәктәпкә урнаштырган вакытта, беренче чиратта, абый-апалары укый торган учреждениеләргә өстенлек бирелә. Бу ташлама гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, гаиләне ныгыту, күп балалык институтын камилләштерүне күздә тота. Россия Мәгърифәт министрлыгы “2020 елда мәгариф оешмаларына кабул итү тәртибе турында” дигән хат таратты. Анда ташламаның нечкәлекләре турында аңлатылган.
Аерым яшәүче әти-әниләр әлеге ташламадан файдалана аламы? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Анда хәбәр итүләренчә, мондый мөмкинлеккә ия булу өчен законда, әти-әниләр бергә яшәргә тиеш, диелгән. Балалар аерым гаиләләрдә яшәгәндә, мондый ташлама каралмаган.

Сәрия Мифтахова

Фото: 5psy.ru


Фикер өстәү