Татарстанның һәр районында ИТ-лицей ачылачак

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Татарстан Президенты ярдәме белән Яндекс-лицейлар челтәре ачылачак һәм үсеш алачак. Алар һәр районда барлыкка килергә тиеш дигән бурыч куелды», — диде Айрат Хәйруллин.

«Яндекс» компаниясе укытучыларга өстәмә укыту эшен оештырачак. Татарстанда барлыгы 55 шундый лицей ачылыр дип планлаштырыла.

Министр шулай ук Казан һәм Чаллы ИТ-парклары базасында икътисад һәм сәнәгать тармакларының цифрлы трансформациясе компетенцияләре үзәге булдырылачагын әйтте.


Фикер өстәү