Казанның Яшь тамашачы театрын үзгәрешләр көтә

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Казан яшь тамашачы театры бинасын реконструкцияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләре каралган.

Театр үсеше хакында мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясаган. Сүз оешманың күп функциялелеге хакында барган. Театр җитәкчесе Айгөл Горнышева күзаллавынча, биредә уен форматы барлыкка киләчәк, чараларга яшь тамашачы гына түгел, әти-әни дә җәлеп ителәчәк. Катнашучыларга фасад реконструкциясенең берничә варианты тәкъдим ителгән. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, театрның җир асты һәм җир өсте парковкалары да барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү