Халыкара «Евровидение» бәйгесе кичектерелә

Халыкара «Евровидение» бәйгесе кичектерелүе турындагы хәбәр җыр фестивале аккаунтында пәйда булды.

Бәйге быел май аенда Нидерландта булырга тиеш иде. Коронавирус таралу куркынычы булганлыктан аны рәсми рәвештә күчерергә булганнар.

Быелгы «Евровидение»дә Россия данын Little Big яклаячак иде. Бәйгедә яңгыраячак «Uno» җырның клибы интернетта ажиотаж тудырырга да өлгерде.


Фикер өстәү