Рөстәм Миңнеханов Казанның Оренбург трактында урнашкан «Агат» күпләп һәм ваклап сату челтәре гипермаркетына булган. Анда көнкүреш өчен кирәкле барлык төр азык-төлек тә барлыгына инанган Президент: «Барысы да бар», — дип раслады дип кибеттән видеоны инстаграмында урнаштырган.