Роспотребнадзорда коронавирусның уртача инкубация чорын ачыкладылар

 Covid-19 коронавирусының инкубация чоры уртача 5,1 көн дәвам итә, ә симптомнар 11,5 көн дәвамында барлыкка килә. Джон Хопкинс исемендәге иҗтимагый сәламәтлек саклау мәктәбе галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.

Белгечләр Кытайда Covid-19 белән 181 пациентның мәгълүматын анализлады. Авыруның күпчелегендә симптомнар барлыкка килү вакыты (97,5 процент) 11 көн ярым тәшкил иткән, шуңа күрә ике атналык карантин кертү – нәтиҗәле саклык чарасы.

«Яңа вирус белән авыруның инкубацион чорын төгәл бәяләү эпидемиологларга авыру кабынып китү динамикасын яхшырак бәяләргә, шулай ук сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә карантин һәм башка контроль чараларын нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә», — диделәр Роспотребнадзорда.

Кайчагында инкубация чоры карантиннан озаграк дәвам итә, әмма бу бик сирәк була, диделәр ведомствода.

Элегрәк «Татар-информ» эксперт Россиядә коронавирус пандемиясе кимүен фаразлаганын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү