Үлгән кеше машинасында йөрүчеләр штраф түлиячәк

Машина йөртүчеләр колагына: хәзер фанилыктан киткән туганыңның машинасы руленә утыру өчен “ ятим” “авто” иң элек ЮХИДИдә учеттан төшерелергә, шуннан соң синең исемеңә теркәүгә алынган булырга тиеш. Ник дигәндә, хәзер Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе кеше үлгәч үк аның автомобилен учеттан төшерә башлаячак. Автомобиль хуҗалары турында мәгълүматлар исә инспекциягә Федераль салым хезмәтеннән җибәрелә.

Яңалыкка караганда, хуҗасының үлеп китүе сәбәпле, машина теркәүдән алынган очракта, рульдәге кешегә штраф салынып, “корыч ат”ның номерлары салдырылачак, ә “ат” үзе “штрафстоянка”га җибәреләчәк, дип яза “Российская газета”.

Басмадагы мәгълүматларга караганда, ЮХИДИнең теркәү бүлеге үлгән кешенең машинасын, варисны кисәтмичә генә, теркәүдән төшерәчәк. Варис исә бары тик мираска хокукы башлангач гына бакыйлыкка күчкән туганынының машинасын үз исеменә теркәтә алачак.


Фикер өстәү