Сугыш чоры балаларын кайчан искә ала башларлар?

Тәнкыйтьләгән булып кылансам да, «Ватаным Татарстан»нан башка яши алмыйм мин үзем. Әле менә «Туган авылым» бәйгесенә мәкалә сырлап утырган мизгел. Оныгым Назлыгөлнең язмасы газетада урын алгач, мин дә канатланып киттем. Газетаның юбилей уңаеннан нәшер ителгән китапларын рәхәтләнеп укыйм. Болай хәл белешеп кенә шалтыратуым иде. Редакция хезмәткәрләренең барысына да рәхмәтләремне җиткерегез, сәлам әйтегез.

Шәүкәт Камалов,

Алексеевск районы, Кыр Шонталысы авылы

Фашистлар Германиясе башлаган сугыш миллионнарча гаиләләрне таркатты, балаларны балачаксыз калдырды. Гәүдәләре дә ныгып җитмәгән кызлар-малайлар өлкәннәр белән беррәттән завод-фабрикаларда, авыл хуҗалыгында эшләде. Ач булуларына, туйганчы йоклый алмауларына карамастан, Җиңү көнен якынайттылар. Соңыннан туздырылган авыллар һәм шәһәрләрне торгызу өчен бар көчләрен куйдылар.

Хәзерге вакытта Россия күләмендә сугыш чоры балаларына кагылышлы бернинди ташламалар да булмавы борчый. Проект әзерләгәннәр иде, ләкин аны кабул итмәделәр. 1928 елдан башлап 1945 елга кадәр туган кешеләр «сугыш чоры балалары» категориясенә кертелгән. Россиянең кайбер төбәкләрендә бу статус булдырылган. Кызганыч, безнең республикада юк.

Сугышка кадәр һәм шул вакытта дөньяга килүче балаларның да тормышы җиңел булмады. Мин үзем дә кичердем бу авырлыкларны. Күбесен язмыш кызганмады, сындырды… Алга таба белем алырга теләүчеләр укый алмадылар, ата-аналарын, якын туганнарын вакытсыз югалттылар. Авыл балаларына сугыш нужасын тагын да күбрәк күрергә туры килгәндер дип уйлыйм. Ир-атлар сугышта булганлыктан, хатын-кызлар белән балалар барлык авыр эшләрне башкарганнар. «Барысы да – фронт өчен, барысы да – Җиңү өчен!» дигән девиз белән эшләгәннәр. Авыл хуҗалыгы продукциясенең зур өлешен – ашлык, ит, сөт һәм йомырканы хөкүмәткә тапшырганнар. Калганын колхозчыларга хезмәт көне өчен өләшеп биргәннәр. Халык җитәр-җитмәс тормышта яшәгән. Исемдә әле: безне, 6-7 яшьлек балаларны, әниләр кырга чүп утарга алып бара иде. Бер көн өчен 200 – 250 грамм он эләгә иде. Беркемнең дә ачтан үләсе килми, шуңа да шатланып эшкә бара идек. Язын исә кырда калган бәрәңгеләрне җыярга чыга идек. Аны киптереп, он кебек ясый идек. Шул оннан безгә коймак пешереп бирделәр. Шулай ашап, ачлыктан котылып калдык.

Кайбер гаиләләрдә кышын мичкә ягарга утын да юк иде. Алар салам яктылар. Балалар уенчыклар белән дә уйный алмадылар, китаплар да укымадылар.

Еллар сизелмичә үтә. Сугыш чоры балалары да азая бара. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да аларга игътибар булмас, ахры.

Тәлгать Шәкуров


Фикер өстәү