Республика клиник хастаханәсе табиблары: «Без  сезнең өчен 24/7 эшлибез»

Татарстан табиблар үзара «Без сезнең өчен эшлибез, сез безнең өчен өйдә калыгыз» акциясе башлап җибәргән иде.

Республика клиник хастаханәсе табиблары бу флешмобны дәвам итә. Үз социаль челтәрләренә алар: «Без  сезнең өчен 24/7 эшлибез.

Без үз гаиләләре белән өйдә кала алмыйбыз, чөнки без гомерләрне коткарабыз.

Дуслар, бу көннәрдә бөтен дөнья табиблары флэшмоб ярдәмендә сезне, мөмкин булганча, өйдән чыкмаска, җәмәгать урыннарына йөрмәскә куша.

Бергәләп кенә без бер-беребезне коронавирус инфекциясеннән саклый алабыз» дип шушуы фотоны урнаштырганнар.


Фикер өстәү