Икътисадчы Игорь Кох: «Акчаны товарга әйләндерергә ашыкмагыз»

Доллар һәм евро өскә сикерде, нефть бәясе төште. Мондый вазгыятьтә халык булган акчасын ничек сакласа яхшы? Гомумән, сакларга кирәкме? Әллә нәрсә дә булса алу отышлымы? Әлеге сорауларга икътисад фәннәре докторы, КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох җавап бирде.

Игорь Анатольевич, гади халык өчен коронавирус эпидемиясе һәм нефтькә бәя төшү арасындагы бәйләнешне аңлау кыен. Коронавирус икътисадка ничек тәэсир итә соң

– Мондый масштабтагы теләсә нинди эпидемия төп чимал ресурсларының бәяләренә бик тәэсир итми. Шулай ук дөнья икътисадына да әллә ни зур зыян салмый. Соңгы елларда мондый эпидемияләр кузгалгалап тора, ләкин алар башлыча медицина проблемасы гына булып кала иде. Ләкин бу очракта эпидемия Кытайда барлыкка килде. Ә ул – сәнәгать товарлары җитештерүче дөньядагы иң зур ил. Монда көнкүреш, куллану товарлары гына түгел, төрле техника, җиһаз, транспорт чаралары да җитештерелә. Хәтта башка илләрдә чыгарыла торган кайбер товарларның компонентлары да Кытайдан алына иде. Коронавирус эшлеклелек активлыгын туктатты. Кытайдагы бик күп оешмалар эштән туктады, ябылды. Халык карантинда утырырга мәҗбүр булды, эшсез калды. Башка илләрдә дә шушы хәл күзәтелә. Бик күп кешеләр эшли торган оешмалар, җитештерү цехлары ябыла. Аңлашыла инде, халык вакытлыча эшен, керемен югалта. Югалтмаган очракта да, өйләрендә утырачаклар, акча туздырмаячаклар. Ә бу товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗны киметәчәк. Нефтькә бәя төшү дә – коронавирус нәтиҗәсе. Транспорт һәм оешмаларга энергия һәм чимал азрак кирәк. Ә нефть ул – ягулык кына түгел, кыйммәтле химик чимал да. Монда башка чыгымнар да бар, әлбәттә. Мәсәлән, медицина әсбаплары, дарулар, табиблар хезмәте, хастаханәләр эшчәнлеге. Ләкин әлеге чыгымнар икътисадка азрак тәэсир итә.

Икътисадтагы мондый тотрыксызлыкны күреп торган халыкның шулай ук тынычсызлыгы качты. Кайберәүләрнең банкта җыелган акчалары да бар. Андый кешеләргә нәрсә киңәш итәсез? Аларны алырга кирәкмиме?

Хәзерге вакытта банк системасының ныклыгы бернинди дә шик тудырмый. Алар яхшы хәлдә. Берничә атна дәвамында да, киләчәктә дә банклар белән бернинди дә проблемалар көтелми. Шуңа күрә аннан акча алырга йөгерергә һич кирәкми. Моның кирәге юк.

Бүген аларны нинди валютада саклау отышлырак икән соң?

Моңа кадәр ничек саклаган, шулай калдырырга мөмкин. Хәзерге вакытта акчаларны бер валютадан икенчесенә күчерү, киресенчә, югалтулар китерергә мөмкин. Мондый очракта чит ил валюталарын алу һәм сату арасындагы аерма шактый зур – 3 сумнан күбрәк. Шуңа күрә әгәр сез курста 2-3 сум отасыгыз килсә, әлеге акчаны сату-алу вакытында югалтачаксыз. Доллар һәм евро башка артмас дип уйлыйм. Вазгыять азмы-күпме тотрыкланды. Шуңа күрә хәзер ниндидер гамәлләр кылырга кирәкмидер. Кризис вакытында тегендә-монда йөгерү бик үк яхшы адым түгел.

Кредитлар алу куркыныч түгелме?

– Иртәгәге көнгә ышанычыгыз булса, кредит алуның куркынычы юк. Иң зур куркыныч: кризис шартларында гаилә кеременең бер өлешен югалтырга һәм кредит түләп бару кыенлашырга мөмкин. Банкларның процент ставкалары якын көннәрдә кимемәс, бәлки, күтәрелер дә. Шуңа күрә әгәр мондый уегыз бар һәм хезмәт хакларыгыз тотрыклы икән, кредит алуны кичектермәскә кирәк, дип уйлыйм.

Азмыкүпме булган акчасын саклап калыр өчен гади халыкка тагын нәрсә киңәш итәсез?

– Кирәкмәгән, уйланылмаган әйберләр сатып алмагыз. Әгәр бу вакыйгаларга кадәр үк фатир, машина сатып алырга планлаштырган булсагыз, бернинди дә каршылык юк. Алыгыз. Ләкин бу очракта акчаны саклап калу максатыннан алынган зур әйберләр турында сүз бара. Беренчедән, алар бөтенләй кыйммәтләнмәскә, яки бик аз гына артырга мөмкин. Икенчедән, фатир, машина, көнкүреш техникасы алыр өчен тоткан акчагызны тиз генә кире кайтару (акчага әйләндерү) икеле. Эш шунда ки, теләсә нинди кризиста (ә хәзер, чыннан да, кризис) кешенең кулында һәрвакыт билгеле бер күләмдә акча булу яхшы. Аны теләсә кайсы вакытта кулланырга мөмкин булырга тиеш. Шуңа күрә «тере» акчаларны товарга әйләндерергә ашыкмагыз, чөнки бик авыр вакытта кешегә машина яки фатирдан бигрәк, конкрет акча кирәк булачак. Күп кешеләр, кирәге чыга калса дип, теләсә кайсы вакытта кредит алырга өметләнә. Ләкин шуны онытмаска кирәк: авыр хәлдә калган кешегә банк кредит бирмәскә мөмкин. Банк андыйларга акча бирергә яратмый.

Димәк, мондый вазгыятьтә акчаны янда калдыру иң отышлысы

Әйе. Кирәкмәгән әйбергә тоту тәгаен файдалы түгел.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү