Табиб-инфекционист: «Коронавирустан имбир генә коткармаячак»

Халык бу көннәрдә әйбер җыю буенча бер чиктән икенче чиккә ташлана кебек. Күптән түгел генә кибеттән-кибеткә чабып, ярмалар, макароннар, бәдрәф кәгазьләре җыйсалар, хәзер имбиргә күчкәннәр. Күп кенә сәүдә үзәкләрендә алар калмаган да инде. Булган җирдә дә, бәяләрен ике-өч мәртәбә арттырып куйганнар.

Моңа ватсап аша килгән хәбәрләр дә сәбәпче булырга мөмкин. Бер хәбәрдә яңа вируслардан коткарса, фәкать имбирь генә коткара диелгән иде. Аны ваклап турап, чәйнәмичә генә йотарга кирәк икән. Артыннан су эчеп җибәрәсең һәм вирусларга көн бетә. Элек сарымсакны шулай кулланырга киңәш иткәннәр иде. Суган, сарымсакның фитонцидларга бай икәнен беләбез. Грипп, ОРВИлардан саклану өчен табиблар аларны ашарга гел әйтеп килде. Имбирь кытай чиреннән саклармы соң?

– Имбирнең иммунитетны күтәрүе мәгълүм. Үзем дә имбир чәе эчәргә яратам. Иммунитет нык икән, йогышлы чирләргә бирешми дигән сүз. Бары шул гына, – ди табиб-инфекционист Халит Хәйретдинов. – Коронавирустан саклавы хакында беркайда да мәгълүмат юк. Социаль челтәрләрдән килгән хәбәр дөреслеккә туры килми. Фейк хәбәр ул. Аннары имбирдән аллергия булырга мөмкин. Хәзер күп кеше аллергиядән интегә бит. Йөрәк, ашказаны, бавыр авырулары вакытында, температура күтәрелгәндә, кан киткәндә, йөклелек чорында имбирь ашарга ярамый. Һәрбер нәрсәнең файдасы булган кебек, зыяны да булырга мөмкин. Сак кулланыгыз!

Фәния Арсланова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү