Татарстанның бер районында тегү фабрикасы күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре тегә башлады

Бөгелмә тегү фабрикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары кысаларында, марля һәм бязь тукымадан күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләрен тегә башладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гадәти битлекне 2-3 сәгать кулланырга мөмкин, күп тапкыр кулланыла торганны шулай ук, әмма аларны мөстәкыйль рәвештә дезинфекцияләргә кирәк. Масканы җылы суда сабын кулланып юарга, киптерергә һәм югары температурада үтүкләргә кирәк.

Бүген, фабрикада төп заказчылар арасында медицина оешмалары, мәктәпләр, институтлар, техникумнар һәм шәһәрнең кайбер предприятиеләре бар.

Битлекләр белән ваклап сату фабрика территориясендәге товарлар складында гамәлгә ашырыла. Адрес: Николай Гоголь ур., 23.


Фикер өстәү