1 апрельдән пенсия артачак

2020 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартындагы 270 номерлы карары нигезендә социаль пенсияләрнең күләме 6,1% ка артачак.

Социаль пенсияләрне индексацияләү белән бер үк вакытта хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, шулай ук РПФ органнарында пенсия алучы радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләрнең пенсияләре арта.


Фикер өстәү