«Динамо-Казан» волейбол клубы Россия чемпионатында җиңү яулады

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров «Динамо-Казан» волейбол клубын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

«Кызганычка каршы, чемпионатны тулы күләмдә үткәрә алмадык. Әмма безнең волейболчыларның җиңүе лаеклы дип кыю рәвештә әйтә алам. Алар чемпионат дәвамында искиткеч уен белән үзләренең осталыкларын исбатладылар», — дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров.

Клубка мөрәҗәгать итеп, ул команданы хөрмәтләү, аерым санитар — эпидемиология режимына бәйле вәзгыять хәл ителгәч, һичшиксез булачак, дип ышандырды.

28 мартта Бөтенроссия волейбол федерациясе, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Россия чемпионаты сезонының вакытыннан алда тәмамлануы турында игълан итте. Регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Казанның «Динамо»командасы алды.


Фикер өстәү