Казанда күп фатирлы йортл диварларында халыкка «ташламалы бәядән»коронавируска каршы тестлар сатып алырга тәкъдим ителгән белдерүләр пәйда булды. Монда ук ниндидер сайтка сылтама китерелә һәм QR-код урнаштырылган.
Шәһәр Эчке эшләр идарәсе бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип кисәтә. COVID-19 тестларны бөтенләй сатуга чыгарылмаган. Коронавируска анализны медицина оешмасында, табиб юлламасы һәм тиешле симптомнар булганда гына тапшырырга мөмкин.
Казан полициясе шулай ук билгесез QR-кодларны сканерлаудан тыелып торырга һәм шикле сылтамалар буенча сайтларга кермәскә киңәш итә. Халык шул рәвешле мобиль телефонга кереп төрле вируслы программа, яки вирус кертергә мөмкин.