Казанда COVID-19га «тест» сатучы мошенниклар пәйда булды

Казанда күп фатирлы йортл диварларында халыкка «ташламалы бәядән»коронавируска каршы тестлар сатып алырга тәкъдим ителгән белдерүләр пәйда булды. Монда ук ниндидер сайтка сылтама китерелә һәм QR-код урнаштырылган.

Шәһәр Эчке эшләр идарәсе бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип кисәтә. COVID-19 тестларны бөтенләй сатуга чыгарылмаган. Коронавируска анализны  медицина оешмасында, табиб юлламасы һәм тиешле симптомнар булганда гына тапшырырга мөмкин.

Казан полициясе шулай ук билгесез QR-кодларны сканерлаудан тыелып торырга һәм шикле сылтамалар буенча сайтларга кермәскә киңәш итә. Халык шул рәвешле мобиль телефонга кереп төрле вируслы программа, яки вирус кертергә мөмкин.


Фикер өстәү