Энгель Таһиров: «Конституциядә мәдәнияткә игътибар бар икән, ышаныч арта»

Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа-Азия” халыкара гуманитар академия президенты, профессор Энгель Таһиров, конституциядә мәдәнияткә игътибар бар икән, ышаныч арта, дигән фикердә:

– Мәдәнияткә караш үги балага караган төсле иде. Сәламәтлек, мәгариф һәм мәдәният андый хәлдә булырга тиеш түгел. Мәдәният тормышның нигезе икәнен аңлау кирәк.

Бездә исә элек-электән башта ашау, ә мәдәниятне – клубка барып күңел ачу дип кенә кабул итү яшәп килә. Мәдәни сәясәт бер тапкыр бүленеп бирелә торган ярдәм сыйфатында булмасын иде. Ул проект кына түгел, төзекләндерү программасы гына да түгел. Мәдәнияткә карашны, фәлсәфәне үзгәртергә кирәк. Конституциядә мәдәнияткә игътибар бар икән, ниндидер ышаныч туа. Мәдәният – өстенлектә булырга тиеш. Аның нинди хәлдә булуы бүген күз алдында. Кешеләр аралашуында, үз-үзен тотышында.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү