57 ел бергә яшәгән Баһаветдиновлар: «Егетләр тәвәккәл булсын, гомер тиз уза!»

Тормыштан зарланучылар күп бүген. Аларны тыңлаганда сиңа да авыр булып китә. Шулар янәшәсендә генә шөкер итеп, нәрсә булса да, аны уен-көлкегә әйләндереп, җиңелрәк үткәрергә тырышучылар да юк түгел. Чистай районының Татар Талкышы

авылында яшәүче Хәдимә апа һәм Роберт абый Баһаветдиновлар менә шундый җор телле кешеләр.

Ир белән хатын 57 ел бергә. “Тормышлар ничек соң?” – дип сорашкач, Роберт абый: “Иң авыры миңа инде, сеңлем… Аңла хәлемне, 81 яшемдә 74 яшьлек карчык белән яшәп ятам”, – дип шаяртты. “Мин, бабай белән торганга бер дә уңайсызланмыйм әле”, – дип сүзгә Хәдимә апа кушылды. Ире ни генә дисә дә, үпкәләми тагын үзе. Роберт абый шаярмыйча сөйләшә дә белми бугай. “Үпкәләгән чаклары да була. Янына барам да куштанлана башлыйм, тиз сүрелә”, – ди Хәдимә апа. Алар, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур үттек, соңгы көннәрдә дә сынатырга язмасын, ди.

Кеше өчен 80 — бер карасаң, күп кебек. Ул хакта әйтә башлагач, Роберт абыйның: “Кайсы яктан карыйсың бит инде, – дип килешәсе килмәде. – Безнең әниләр 60та ук, картайдым, хәтер начарланды, дип сукранды. Берәр сүз әйтә башласаң, чү, минем яшькә җитеп карагыз әле, аннары сөйләшербез, ди иде. Менә җиттек тә, узып та киттек. Әле йөзгә дә җитәрбез. Балалар, оныклар өчен куанабыз. Яшәү рәхәт ич”.

Хәдимә апа пенсиягә чыкканчы 30 ел кибетче булып эшләгән. Роберт абый колхозда механизатор хезмәтен башкарган. Тракторга да, комбайнга да утырган, хатыны әйтмешли, колхозда эшләмәгән эше калмаган. Икесе дә иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булган. Ул арада өч бала да үстергәннәр. Аларны бала югалту ачысы да читләп узмаган. Гаилә хуҗасының 60 яшьлек юбилеен үткәрергә җыенган көннәрдә 33 яшьлек уллары Фәрит кунакларга дип өстәл кора. Эш бетте дигәндә генә, хәле китеп урынга ава. Районнан “ашыгыч ярдәм” чакырталар. Район табиблары инсульт кичергән ирнең гомерен саклап кала алмый… Әти-әнисендә юбилей кайгысы калмый. Фәрит корып киткән өстәлләрдә, аның өчесен, җидесен, башка ашларын үткәрәләр. Авылдашлары Равил хәзрәт, кайгыга баткан ата-ананы: “Улыгызга хәзер бары дога гына кирәк. Дога кылырга өйрәнегез, намазга басыгыз!” – дип үгетли.

Роберт абый үзлегеннән догалар өйрәнеп, намазга баса. Аңа кадәр Аллаһы юлына Хәдимә апа кереп китә икән әле. Менә 20 ел шул юлдан бергә атлыйлар: намаз укыйлар, ураза тоталар. Бала югалту хәсрәте басылмаган… “Намаз укыганда улым янымда торадыр кебек, – ди Хәдимә апа. – Тормыш дәвәм итә. Вакыт-вакыт үзәгең өзелеп, йөрәгең сулкылдаса да, яшәргә кирәк”.

Роберт абый Хәдимә апа белән танышу-кавышу тарихын да кызык итеп искә алды. Авылга армиядән кайтып төшкән чагы. Егетнең кызлар янына барасы килә бит инде. Күрше Шахтер авылына китә. Гармунда уйнап яшьләрне биеткәндә, әкрен генә кызлар күзли. Зәңгәр күлмәкле, кыска буйлы, чибәр кызга күзе төшә һәм күңеленә, бу минем хатын булырга тиеш, дигән уйны сала. Ул чакта Хәдимә апасы белән Татар Талкышында бухгалтериядә эшли. Икенче көнне Роберт кызны эш урыныннан чакырып чыгара да: “Дөресен әйт Хәдимә, син мине яратасыңмы?” – дип сорый. Кыз да икеләнеп-нитеп тормый: “Яратам!” – дип җавап кайтара.

Хәдимә апа да ул көнне хәтерли. “Бер күрүдә яраттым. Мәхәббәт инде, – ди. – Яратам димичә булмый иде. Күп кызларның башын әйләндерерлек егет иде ул. Яратам дигәч, бүтәннәргә карамады. Минем арттан гына йөрде… Аннары кавыштык. Анысы да адәмчә түгел, урлап алып кайтты…”
– Урлады, дип арттырасың инде, – ди Роберт абый, кеткелдәп көлеп. – Кесәгә тыгып куймадым, бергә кайтып киттек.

Хәдимә апа сүз таба алмыйча, кул гына селтәде.
– Исеңдәме, авылыңа көн дә озатып куя идем. Өч чакрым барырга, өч чакрым кайтырга кирәк. И-и Хәдимә, минем аяклар шул чакта бетте дә инде, – дип Роберт абый тагын шаяруга күчте. – Бер кичне ике авыл арасын күпме таптарга инде дип уйлап, түзмәдем, без бүген бергә булырга тиеш, дидем. Син ризалаштың… Култыклашып, безнең өйгә кайтып киттек…

– 22 май иде. Урамда бик әйбәтләп ләйсән яңгыр яуды, – ди Хәдимә апа. – Булачак каенанам, килендәшем: “Әйдәгез, әйдә!” – дип каршы алды. Тәмле ризыклар пешергәннәр иде. Шул кичтә мулла чакырып, никах укыттык.

Икенче көнне туган тиешле абыйсы белән Роберт күрше авылга кызның әниләренә өйләнешү хәбәрен җиткерергә китә. “Ачуланмадылармы соң?” – дим.

– Ачуланмаган кая, Хәдимә 17дә генә иде бит әле. “Ник алдан сорамадың, хәбәр бирмәдең?” – дип чат ябыштылар. Мин дә югалып калмадым: “Алай икән, менә кызыгыз, алып калыгыз!” – дип чыгып киттем. Юри кыландым инде, калдырырга исәп юк иде. Тегеләр капылт үзгәрде. Миңа: “Әйдә, кияү, түрдән уз әле”, – дия башладылар. Шуннан соң ачу сүрелде…

Хәдимә апалар баштарак, килендәшләр белән бергә каенана йортында яшиләр. Ике ел ярымнан үз нигезләрен булдыралар: хәзер яшәгән йортны салалар. “Әниләрдән чыкканда, ярты каз түше һәм бер савыт он бар иде. Бөтен байлык шул. Тормыш башлаганда авырлыклар, җитмәүчелек белән һәркем очраша, – ди Роберт абый. – Егетләр гаилә корганда, минем шикелле тәвәккәл булсын. Кавышып, бала үстерер чакта аеры-чөере килеп йөрмәсеннәр. Гомер тиз үтә…” “Мин, бик яхшы ир-ат белән яшәдем. Хатын-кызлар белән чуалмады, вакчыл түгел. Вакытында китте, вакытында кайтты, бар тапканы гаиләгә булды. Рәхмәт аңа!” – дип Хәдимә апа сүзгә нокта куйды. Һәр гаиләгә алар кебек чөкердәшеп, аңлашып яшәргә язсын!

 

 


Фикер өстәү