Мәскәүдә коронавируслы сабый туган

Мәскәү шәһәренең коронавируслы пациентларны госпитализацияләү өчен үзгәртеп корылган 15нче хастаханәсендә, коронавирус белән зарарланган бала туган. Бу хакта «Лента.ру» яза.

Элегрәк сабыйның әнисеннән коронавируска алынган анализ уңай нәтиҗә күрсәтте, дип хәбәр ителә. Бала кесарев ярдәмендә дөньяга килгән. Хәзер әни кеше бала белән бергә белгечләр күзәтүе астында дәвалана.

Вице-премьер Татьяна Голикова, COVID-19да тест үткәрү саны арту сәбәпле, Россиядә коронавирус белән авыручылар күбрәк булуын белдерде. Россия бу күрсәткеч буенча лидерлар өчлегендә.


Фикер өстәү