«Безне вирус куркытмый. Теге вакытта кош гриппыннан да үлмәдек бит әле»

Совет районының Губкин урамыннан Халитов урамына юл тоттым. Бер тукталышны үзем генә үттем. Каршыга да килмиләр, арттан да баручы юк. Ниһаять, бер кеше күренде. Оксана Матросова полициядә эшли икән.
– Бер дә чыкмас идем — эшләргә кирәк. Имин булмаган гаиләләрне тикшерергә барам, – диде ул.
Тагын бара торгач дүрт хатын-кыз күренде. Яшәр урыннары юк икән. Кулларындагы пакетка чүплектән алюмин шешәләр җыйганнар.
– Безне вирус куркытмый. Теге вакытта кош гриппыннан да үлмәдек бит әле. Гомерең бетмәсә, яшисең, – диде Наташа исемлесе. Шул арада София дигәне дә сүзгә кушылды. – Безнең битлек кенә юк. Тәртип бозмыйбыз.
Болар белән сөйләшкәндә арада юл аркылы тагын бер ханым чыкты. “Кая барасыз?” – дип дәшкән идем, алдын-артын карамыйча йөгерә башлады. Миңа тагын да кызыграк булып китте. Куып тотып, үземнең кем икәнлегемне әйттем. “Өйдә утырасым килми. Рөхсәт кәгазем юк. Тикшерүчеләр дип курыктым”, – ди ул. Апага тик торганнан урамда йөрергә ярамаганны аңлаттым да, Себер тракты урамы аша Совет мәйданына киттем. Көн матур, кояшлы. Шуңадырмы, халык та күбрәк. Кибеттән чыгучылар да байтак. Бер әби килә, битлеге дә, кулында пирчәткәсе дә юк. Аннан да ни эшләп йөрүен сорадым.
– Поликлиникадан кайтып киләм. Шикәр авырулы мин. Иртән табибыма шалтыраткан идем, чыгып карагыз, әмма без җаваплылыкны үз өстебезгә алмыйбыз, диделәр. Ходайга тапшырып чыктым. Смс җибәрә белмим. Өйрәт әле, балам, – диде Людмила Федорова.
“ВТ”ның инстаграмм битенең файдасы чыкты. Тиз генә шунда кереп карап, әбине смс җибәрергә өйрәттем.
Сквер тирәсендә халык аеруча күп. Бик сирәге генә маска кигән. Бер йорт янәшәсендә әнисе белән кечкенә кыз уйнап йөри.
– Баланы өйдә тота алмыйм. Ул паркка барам дип елый. Нишләргә дә белгән юк. Аптырагач, урамга чыктык. Өй яныннан 200 метрдан китмәдек. Менә монда гына торабыз, – ди ул янәшә йортка ишарәләп. Сабый да, әнисе дә маска кимәгән. “Даруханәләрдә юк бит. Каян алыйк?” – ди ханым.
Юлымда битлек тә, пирчәткә дә кигән ике волонтер да очрады. Бөек Ватан сугышы ветеранына ризык илтүләре икән. Тагын бер курьер егет белән сөйләштек. Ул өйдән чыкмыйча утыручыларга көндезге аш илтә иде.
– Карта аша түлиләр. Адрес буенча киләбез дә, ишектәге кыңгырауга басып, ризыкны калдырабыз. Клиентлар белән очрашмыйбыз. Минем уйлавымча сакланырга кирәк. Кешеләр нигә аңлап бетермидер, монысы кызганыч, – ди Рамил Кәримуллин.
Ике сәгать вакыт эчендә бик күп кеше белән аралашырга туры килде. Берәүләр эштән кайта, икенчеләр этен йөртә, өченчеләр кибеткә ашыга. Наҗия Сәләхова поликлиникага кизү торырга бара.
– Бу кешеләрне күреп йөрәгем әрни. Тиктомалдан өйдә утырырга кушмадылар бит. Ул өлкәннәр үзен кайгыртмаса да, якыннарын уйласын иде. Өйдә бит балалар да бар. Мин һөнәрем кушканга өйдә кала алмыйм. Әгәр болай барса, чирне җиңә алмаска да мөмкин, – ди терапевт ханым.
Миңа очраган кешеләрнең күбесе тизрәк белешмә күрсәтергә ашыкты. Ә менә миннән берәү дә туктатып белешмә сорамады…

P.S. Исегезгә төшерәбез, үзизоляция режимын бозып, җитди сәбәпсез, рөхсәтсез урамга чыккан өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә штрафка тарту каралган.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: yandex.ru


Фикер өстәү