Табиблар пандемия вакытында иммунитетны күтәрә торган чараны атадылар

Прополис төнәтмәсе коронавирус пандемиясе чорында иммунитетны саклый.  Бу хакта Sputnik радиосында табиб-кардиолог Владимир Хорошев сөйләде.

Эксперт билгеләп үткәнчә, прополисны даруханәдә яки умартачылардан сатып алырга була. Төнәтмәне мөстәкыйль ясау өчен, прополисны угыч аша чыгарырга һәм 70 процентлы медицина спирты яки аракыга салып куярга кирәк. Нәтиҗәдә, 10-20% төнәтмә килеп чыга.

Табиб вируслар һәм авырулардан прополис төнәтмәсе дәваламый, ә организмга иммунитетны ныгытырга һәм вируслар белән мөстәкыйль рәвештә көрәшергә ярдәм итүен билгеләп үтте. Бу төнәтмәдән максималь нәтиҗә алу өчен, прополисның дозаларын ачыкларга һәм аны кабул итү ысулы турында белешмә тупларга кирәк ,  дип яза «Федераль яңалыклар агентлыгы».


Фикер өстәү