Өйдә вакытта ничек фигура сакларга? (Фитнес-тренер киңәшләре ВИДЕОда)

Яшерен-батырын түгел, гадәти тормыш рәвеше алып барганда кемнәрдер фитнес-клубларга, спорт залына йөри иде. Әмма хәзер коронавирус аркасында аларга да ишекләр ябылды. Моңа карап кына өйдә ятып, артык авырлык җыярга димәгән бит. Спорт залын өйдә дә ясарга мөмкин. Фитнес-тренер Дания Хәйруллина һәркем эшли алырлык күнегүләр тәкъдим итә.

  • Күнегүләр:
    1) «Приседание» — 15 тапкыр
    2) «Перекрестные выпады» — бер аякка 12 тапкыр (24 тапкыр)
    3) «Румынская тяга с отведенем»- 20 тапкыр
    4) «Присед-прыжок» — 15 тапкыр

Күнегүләрне тәнәфес ясамыйча, бер өзлексез ясыйбыз. Бер тапкыр эшләп чыкканнан соң, аз гына ял бирәбез дә, яңадан эшлибез. Шушы күнегүләрне барысын бергә 4 мәртәбә эшләргә кирәк.


Фикер өстәү