Марат Кәбиров: «Кайбер нәрсәләрне чүт кенә арттырыбрак сөйлиләрдер, ләкин авылда кызык табылып тора»

Безнең авылга ул берничә көн элек кенә килде бугай. Моңа кадәр ым-шым юк иде әле. Үзара аралашып, күрше күршенең, туган туганның хәлен белешеп, үзара ярдәмләшеп яши идек. Шәһәрдәгеләр пыр тузышса да, бу афәт безне урап узар кебек иде.

Иң беренче булып, сатучылар битлек киеп куйды. Без моңа бераз сәерсенсәк тә, шулай дөрестер дип уйладык. Азык-төлек белән эш итүче кешеләр бит инде. Болай да борыннарында битлек,кулларында пирчәтке булырга тиеш. Бу юлы битлекләре дә, пирчәткеләре дә калынрак иде.

Аннан соңБезнең якта өлкәнрәк кешеләрнең капка төбенә чыгып сөйләшеп утыру гадәте бар. Шунда авыл яңалыкларын, кайчан нәрсә булачагын, кемнең кемнән бәби тапканын белеп кайталар. Кинәткенә бу  сөйләшүчеләр дә юкка чыкты. Сиксәняшьлек бер ялгыз кортка шулай капка төбенә чыгып, уңга-сулга каранып утырган да, иптәш итеп, беразсөйләшеп эчен бушатып алырга теләп бер-ике йорт аша яшәгән күршеләренә барган. Күршесе моны:

Нәрсә эшләп йөрисең син?! Мондый вакытта өйдә генә утырырга кушалар бит. Кешегә керергә ярамый, – дип борып чыгарган. Карчык бик үпкәләмәкче булып кайтып барганда янына бермашина килеп туктаган да, моның:И, балакаем, рәхмәт инде, – дип машинага утырырга чамалавын сизеп, хәлне җентекләп аңлатып биргән. Әби үзенең ялгыз яшәвенә сөенә-сөенә кайтып киткән дә ишеген генә түгел, хәтта урам капкасын да бикләп куйган. Хәтта көн аралаш икмәк белән сөт китерүче кыз да ачтыра алмаган. Телефоннан шалтыратышкач кына капка төбендә калдырып китәргә кушкан.

Аннан соң авыл урамында полиция машиналары пәйда булды. Шундук хәбәр китте авылда:

Кеше йортыннан чыгарга тиеш түгел икән, урамга чыкса, шундук полиция алып китеп яндыра икән.

Моның хаклыгын исбат итүче дәлилләр дә табылды. Югары оч Хәтмулла малаеның полиция машинасына утырып киткәнен күреп калучылар булган. Дөрес, аны яндырмаганнар. Чөнки полиция машинасы рулендә аның бергә укыган классташы булган. Йомыш беләнме, кунаккамы дип килгәникән.

Икенче көнне авылның бер урамында йорт шикелле галәмәт зур техника пәйда булган. Тәрәзә пәрдәсе читеннән күзәтеп торучы әбиләрнең мондый нәрсәне күргәне булмагач, бер-берсенә шалтыратышырга тотынганнар:

Күрше, безнең урамда нинди галәмәт йөри ул? Бөтен юлны сөреп бара

Ахырзаман алдыннан шундый нәрсә чыга диләр бит.

Белмим шул, күрше, бу бит адәм кулы белән ясалганга охшаган. Авылны тигезләп китәргә килмәдеме икән?

Әбиләр шулай сөйләшкән арада авыл өстендә ике самолет пәйда булды. Әле бер башка, әле икенчесенә очалар. Түбәннән генә очкач, тавышлары гөрелдәп, бөтен өйгә ишетелеп тора. Дөрес, алар күбрәк читтә йөриләр, тик авыл өстеннән дә узалар.

Картларның күңеленә тагын шом йөгерә хәзер, тагын телефонга ябешәләр:

Авыл өстеннән нәрсә очып йөри ул, сугыш-фәлән чыкмагандыр бит?

Юк, күрше, бу теге чирдән коткара торган дару сибеп йөри бугай.

Белмим шул, агу сиптерми микән? Тавышы бикяман ачулы кебек яңгырый.

Алай да булырга мөмкин, күрше. Теге галәмәт зур техника да йөри бит урамда.

Әби-бабайлар шулай сөйләшкән арада авылга таралган имеш-мимештән күңелләренә шом төшкән яшьләр ачыклык кертә. Урамда йөргән техника юл тигезләргә килгән яңа маркалы грейдер булып чыга. Ә самолетлар бернинди дару-агу да түгел, басуларга ашлама сиптереп йөри икән.

Ул да булмый, авылда компьютер җене кагылган Нигъмәтҗанның капка төбенә тагын бер сәер машина килеп туктый. Сәерлеге шунда: аның буеннан буена: “Настраиваем компьютер, удаляем вирусы” дип язылган. Вирус дигән сүзне күргәч, Нигъмәтҗан үзе дә ишеген бикләп, мунчасына керепкача.

Менә шулай яшәп ятабыз. Кайбер нәрсәләрне чүт кенә арттырыбрак та сөйлиләрдер инде. Ләкин карантин вакытында да авылда кызык табылып тора. Тормыш бит ул нинди авыр чорда да дәвам итә. Һәммәсе дә үзебездән тора.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү