#ӨЙДӘУТЫР Валентина Семенова: «Әбисенең иртәдән кичкә хәтле өйдә эшләп утырганын күргәнмени ул?! »

– Редакторның: «Бик тиз кирәк», – дигән сүзләреннән куллар калтырый башласа да, ничек тә сынатмаска инде исәп. Хәер, өйдә утырып эшләүгә өченче көн киткәндә, болай әйбәтрәк тә кебек була башлады әле. Аз гына тамак ачса – суыткыч, йокы басса – диван янда, дигәндәй… Онык, мин күрмәгәндә, клавиатура төймәләренә басып алып, бөтен язганны юкка чыгармаса, бөтенләй дә әйбәт булыр иде. Әмма аны аңларга була: гомер булмаганны, әбисенең иртәдән кичкә хәтле өйдә эшләп утырганын ничек инде тыныч кына карап утырсын ди?!


Фикер өстәү