Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итте.

Россиянең 43 төбәгендә бер тәүлек эчендә 1154 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Аларның күбесе Мәскәүдә (697), Санкт-Петербургта (69) һәм Мәскәү өлкәсендә (67).

Вирус йоктыручыларның барысы да Covid-19 коронавирусына бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән кайткан яки авырулар белән контактка кергән булганнар. Коронавирус йоктырган кешеләр хастаханәләрдәге махсус боксларга урнаштырылган, авырулар белән контактка керүчеләрнең барысы да медицина күзәтүе астында.

Кичә Татарстан хастаханәләреннән коронавирустан дәваланган дүрт пациентны чыгарганнар. Аларның барысы да үзен яхшы хис итә.


Фикер өстәү