Балаларыгыз белән уйнагыз: тын юлларын, үпкәләрне ныгыта торган сулыш футболы уйнау ЫСУЛЫ

Үзизоляция вакытында вакытны кызыклы гына түгел, ә файдалы да итеп уздыру мөһим.

Ә табиблар коронавируска каршы торучанлыкны арттыру өчен сулыш юлларын, үпкәләрне «ныгытырга» кушалар.

Өреп футбол уйнауны гадәткә кертсәгез, файдасын күрми калмаячаксыз.

Аны гаилә белән дә, үзең генә дә уйнап була. Өстәлне әйберләрдән бушатабыз. Тип-тигез өслек калсын. Фантазияне эшкә җигеп, капка ясыйбыз. Капканы төймәләр белән билгеләп куярга мөмкин. Мамыкны бөтәрләп шар формасына китерәбез. Теннис уйный торган шарны кулланырга да ярый. Әзер “туп”ны өстәлгә куеп, көндәш капкасына таба өрәбез. Күңелле дә, файдалы да уен! Балаларга бик ошаячак.

Фото: maam.ru


Фикер өстәү