Мунчаны ник ябалар?

Без Казанның Волгоград урамы, 8 нче йортта урнашкан мунчага йөрибез. Хәзер инде: «Мунчаны сатып җибәрәселәр икән», – дип ишетәбез. Монда бит нигездә өлкән яшьтәге, ваннада юына алмаган кешеләр йөри. Аларны балалары юындыра. Шул рәхәтлектән мәхрүм итәрләрме икән дип, бик кайгырабыз. Болай да бөтен җирдә ябылып бетте бит инде. Бәлки, җитәкчеләребез өлкәннәргә миһербанлы булыр­лар, яптырмаслар.

Сәлимә Насыйбуллина. Казан

 Сорауга Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге җавап бирә:

– Казан шәһәрендә мунча хезмәтләре күрсәтүче муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр юк. Газета укучыларын кызыксындырган мунча – шәхси милек. Бу очракта милек хуҗасына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Без бу уңайдан әлеге мунчаның хуҗасы «Позитив» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән элемтәгә кереп карадык. Күрәсең, үзизоляция сәбәпле,
8960-037-33-40 телефоны эшләми.

 


Фикер өстәү