МӨСЛИМ КЫРМЫСКАСЫ

Кадерле укучыларыбыз!

Күңелле яңалыгыбыз бар. Сезнең күпсанлы сорауларыгызны, бәйгегә килгән язмаларның күплеген истә тотып, шулай ук соңгы арадагы вазгыятьне исәпкә алып, «Бу – минем туган авыл!» бәйгесенең уздырылу вакыты озайтыла. Бәйгегә язмалар 2020 елның 30 августына кадәр кабул ителәчәк. Бүләкләрне тапшыру чаралары октябрь-ноябрь айларында язма героеның туган авылында оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез: бәйгедә катнашу өчен «Ватаным Татарстан» газетасына язылган булу шарт.

________________________________________________________________________________________________________________

Мөслим, Мөслимем… Ярсу Ык елгасына иелеп таллары да көй көйли торган газиз туган ягым! Чыклардан чыккан Ыгыма, күгелҗем урманнар каплаган таулы, әрәмәле гүзәл төбәгемә, тырыш, самими һәм бик тә талантлы якташларыма мәдхия җырлаудан һич туктамам. Язмамның герое да шуларның берсе…

Хәйрияче Рүзәл

Узган ел дустым, популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән Мөслимдә барган хәйрия концертларында катнаштык. Бу концерт программасына оста режиссер кулы тигәнлеге шәйләнә иде. Зур сәхнәдән дә югалып барган нәфис сүз, мүкләнгән күңелләрне дә кузгатырлык мәгънәле фикер, искиткеч нечкә һәм үзенчәлекле юмор ишетеп шаккаттык. Хәйрия концертының иң югары ноктасы – авыру кызчыкның җан авазы, аның исеменнән язылган шигырь булды. Шигырьне авторы, шушы игелекле эшне оештырган егет, концертның режиссеры – Рүзәл Минһаҗев үзе укыды. Һай, җаным! Туган ягымның иң асыл егетләренең берсе бит сәхнә түрендә! Таза, киң җилкәле, кап-кара чәчле, чокырлы иякле, чибәр ир-егет чиста сөйләме, шигырь көчен игелеккә өндәү итеп куллануы белән бар күңелләрне әсирләде. Монда хәйрия ярминкәсе дә оештырылган иде. Игътибарымны зәвыклы итеп, калайдан бизәкләп эшләнгән почта тартмалары җәлеп итте: аларны Рүзәл үзе ясый диделәр.

Арка мускуллары атрофиясе дигән авыруга юлыккан кечкенә Регина Аптеевага спинраза даруы алу өчен дистә миллион сум акча кирәклеген ишеткәч, хәйрия эшенә тотынган якташ егет. Концерт һәм ярминкәләрне Мөслим һәм якын-тирә районнарда, Чаллыда, Казанда оештырдылар. Тик спинразаны алуга караганда, күгәрченнән сөт савып алу җиңелрәктер, мөгаен. Рүзәл авырлык­ларга баш ия торган егет түгел. Коточкыч бәхетсезлеккә юлыккан яшь гаиләгә ярдәм сорап чит илләрдәге милләттәшләргә дә оран салды. Ниһаять, кызчыкка беренче дәвалау курсы өчен акча җыелды. Игелек кылу канында, ахры, Рүзәлнең. Узган ел «Әйдә, шаярт!» татар КВНы оештыручылар юлда фаҗигагә юлыккач, әлеге һәлакәттә исән калган тавыш операторы Русланга да иң әүвәл Рүзәл ярдәмгә ашыккан. Русланның түшәге янында кизү торып аны өр-яңадан яшәргә өйрәтүче, тернәкләндерү үзәгенә урнаштыручы, матди һәм рухи ныклык та бирүче ул. Бу көннәрдә авыру сабый Абдуллин Шамилгә, юл һәлакәтендә имгәнгән Актаныш кызы Гөлгенәгә ярдәм оештыру белән мәшгуль. Әлеге хәйрия акциясенең масштабы шаккаткыч: Бөтен Кама аръягын куптарды, валлаһи!

Авылларны бизәүче эшмәкәр

Рүзәл Минһаҗевка бары 29 яшь. Мөслим районы, Мет­рәй авылында туып үскән егет, КФУда икътисадчы һө­нәре алгач, авылга кайтып төпләнгән. Башкортстан кызы Алисәгә өйләнеп җибәргән, кызлары Ясминә туган. Метрәйдә болын кебек йорт җиткереп киләләр.

Рүзәл һәрчак авылда төпләнеп, кешеләргә кирәкле берәр эш башлап җибәрергә хыяллана. Авылда эшмәкәрлеккә юл ачык: иренмә генә! Рүзәлнең күңелендә авылларга тагын да ямь өстисе килү теләге өстенлек ала. Егет калайдан кисеп тәрәзә йөзлекләре, төрле элмә такталар, почта тартмалары, капка бизәгечләре, калайдан кош-корт макетлары һ.б. ясау шөгыленә керешә. Максаты: ясаган әйберләр сыйфатлы, матур, милли булсын, авыл йортлары сорылыктан котылып, көлеп-балкып торырга тиеш! Яшьләр шул матурлыкны ташлап читкә китмәсеннәр иде дип өзгәләнә. Авылда эш юк, дип читкә каеручыларга нидер исбатларга тырышмый эшмәкәр Рүзәл. Татарның җаны авылда! Җансыз калсак нишләрбез? Яшәтергә иде бит авылны, дип янып-көеп яши ул.

КВНчы, артист, шагыйрь

Рүзәлнең «КВНчы» дигән аты да бар. Бер караганда, КВН кайда да авыл кайда, диярсез… Мәдәният йортларына сәнгатьнең барлык төрләрен кире кайтару – авылларга яңа сулыш өрүнең бер алымы дип исәпли икән безнең тиктормас Рүзәлебез. Менә 15 ел инде Мөслим һәм республика күләмендә КВН хәрәкәте лидеры ул. «Метрәй кырмыскасы» дип аталган шаяннар һәм тапкырлар төркеме тора-бара районның «Мөслим кырмыскасы» исемле җыелма командасына әверелде. Алар «Әйдә, шаярт!» татар телле КВН лигасының 36 командасы арасында иң көчлеләр рәтенә кереп, финалга чык­ты. Шунысы шаккаткыч: Мөслим командасы иң яшь уенчылардан гына тора. Рүзәл һәрчак эзләнүдә. Шөкер, авыл җирлеге мәзәкләргә бай! Әйтик, берьюлы, сәфәрдән кайтышлый, Сарман районында болында ишәк күреп шакката. Шул мизгелдә башына безнең якларга ят бу хайваннан КВНчы ясау уе килә. Ишәкнең хуҗасы белән уртак телне тиз таба. Ә менә ишәкне «ГАЗель» машинасына «утыртып», Метрәйгә алып кайту, әле генә «көтү көткән» малкайны артист кыяфәтенә китерү, ягъни юып, тарап матурлау һәм бу тискәре хайванны сәхнәгә алып чыгып, үз ролен башкарырга үгетләү – үзе бер тарих.

«Мөслим кырмыскасы» тирәсенә уңышка ирешкән, танылган якташларыбызны да туплады Рүзәл.

Рүзәлнең шигъри сәләте хакында әйтеп киткән идем инде. Типсә тимер өзәрдәй ирнең шигырь язып утыруын күз алдына китерү кыен. «Шигырь язу – күңел халәтем. Шигырь юллары бизәкләп тәрәзә йөзлеге ясаганда да, ерак юлдан кайтып килгәндә дә күңелгә килә, безнең яктагы кебек табигать баласы ничек шигъри күңелле булмасын инде?!» – ди үзе.

Кемгәдер язмамның герое башка яшьләргә охшамаган бер «ак карга» булып күренер. Һич юк! Заманыбызның модалы күренеше – видеоблогерлык аңа да «йоккан». Тик Рүзәлнең үз юнәлеше – Инстаграмда «Әкәмәт дөнья» исемле кыска видеотапшырулар сериясе авторы ул.  «Әкә­мәт дөнья»да әйләнә-тирәдәге җитешсезлекләрне юмор аша «чеметтерү» дә, тәрбияви видеолар да күп. Һәрберсендә туган җиргә, милләтенә дан җырлый, тормышта мәгънәле итеп, иман, игелек белән яшәргә өнди.

Февраль аенда Актанышта «Ел ир-аты» республика бәйгесенең зона конкурсы узды. 29 ир-егет арасыннан үзе дә, гамәлләре дә чын ирләрчә булган Рүзәлебез җиңү яулады. Андыйлар сирәк, чөнки асылташлар җирдә сибелеп ятса, кыйммәте дә шулкадәр генә булыр иде бит. Бүгенге авылларны нәкъ Рүзәл кебек кырмыс­кадай тырыш ир-егетләр яшәтә дә.

Раушания ШӘЯХМӘТОВА


Фикер өстәү