«Аигел» төркеменең солисткасы, татар кызы Айгөл Гайсинаны Нью-Йорктагы рус теллеләргә коронавирус авыруы белән бәйле мөрәҗәгатьләр укырга чакырганнар. Мөрәҗәгатьнең бер өлешен җырчы үзенең Instagram cәхифәсендә урнаштырган.
«Нью-Йорклылар! Коронавирус авыруы таралмасын өчен, авызыгыз белән борыныгызгы ябыгыз. Әгәр сезгә чыгарга кирәк икән, йөзегезне гел каплап йөрегез. Исегездә тотыгыз: кешедә симптоннар табылганчы да авыру йогарга мөмкин», — диелә мөрәҗәгатьтә.