Казанда яшәүче хатын-кыз балалары белән югалганнан соң җинаять эше кузгатылган.
Региональ тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, узган елның 7 ноябреннән 8 ноябренә каршы төндә 32 яшьлек хатын-кыз өч кечкенә баласы белән Анталиягә киткән. Улларына тугыз һәм алты яшь, кызларына биш яшь булган.
Хатын-кызның тору урыны әлегә кадәр билгесез. Шул ук вакытта балигъ булмаган балаларның әтиләре аларның чит илгә чыгуына ризалык бирмәгән.
Аның билгеләре: буе 180 сантиметр, чәчләр коңгырт, күзләре яшел, борынында миңе бар.
Хәзерге вакытта балаларның кайдалыгын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Эшне тикшерү белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе шөгыльләнә.