Әфганчыларга 5000 сум акча бирелә, тик барысына да түгел

Әфганстанда хезмәт итүчеләргә быел республика хөкүмәте бишәр мең сум акча бүлеп биргән дип ишеттек. Ул хәбәр дөресме икән? Безнең редакциягә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Аңа “Сугыш инвалидлары” – Әфганстан сугышы инвалидлары һәм хәрби травмалар гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге оешмасы рәисе Альберт Кукаркин ачыклык кертте.

– Дөрестән дә, република казнасыннан 5000 сум күләмендә акча бирү каралган, тик Әфганстанда хезмәт итүчеләрнең барысына да түгел, – диде рәис. – Акча хәрби хезмәттә һәлак булган, кайткач үлгән солдатларның ата-анасына, тол хатынына һәм хәрби хезмәт вакытында инвалид калган кешеләргә бирелә. Хәрби хезмәттән кайткач, гомуми авырулар буенча инвалидлык алучылар, кызганыч, әлеге исемлеккә керми.

Күп кеше ул акчаны алды инде. Төрле сәбәпләр аркасында алмый калучылар да булырга мөмкин. Кайберсенең яшәү урыны, адресы үзгәргән. Шулай икән, әфганчылар оешмаларының рәисләренә яки миңа чыксыннар иде. Тагын бер моментка игътибар итегез: ата-аналары үлгән очракта, ул акча туганнарга бирелми. Аны 1 майга кадәр алсалар, яхшы булыр иде. Үзегез белән СНИЛС, ННН, паспорт күчерелмәсе, якыныгызның үлеме турында белешмә, тол хатыннарына өйләнешү турындагы таныклык алып килергә кирәк. Ул белешмәне хәрби комиссариатлардан да соратырга мөмкин.


Фикер өстәү