«Ак Барс»та иң югары хезмәт хакы кемгә түләнәчәге билгеле

Канада һөҗүмчесе Джастин Азеведо киләсе сезонда «Ак Барс»ның иң югары түләүле уенчысы булачак. Кайбер чыганаклар мәгълүматларына караганда, 32 яшьлек хоккейчының хезмәт хакы сезонга 85 млн сум тәшкил итәчәк. Бу элегрәк алганга караганда 20 млнга кимрәк.

Исегезгә төшерәбез, ике көн элек Азеведо «Ак Барс» белән бер сезонга яңа контракт төзеде.

2019/2020 елгы сезон нәтиҗәләре буенча Азеведо Казан клубының иң нәтиҗәле уенчысы булды, 61 уенда 38 очко җыйды (14 алка, 24 пас).

Элегрәк «Ак Барс»ның иң югары түләүле хоккейчысы Данис Зарипов иде,  хезмәт хакы — 130 млн сум.

Казан клубы үзенең 39 яшьлек капитаны белән яңа контракт имзаларга әзер, әмма уенчыны финанс як канәгатьләндерми, чөнки аңа хезмәт хакын киметергә тәкъдим итәләр.


Фикер өстәү