Сәхәр кайчан тәмамлана?

 – Хәзрәт, элек дини календарьларда, уразага бәйле рәвештә, кояш чыкканга ике сәгать кала сәхәрне ашап бетерергә кирәк, дип язалар иде. Хәзер бу ара, бигрәк тә Рамазанның беренче көннәрендә өч сәгать чамасы, хәтта артып та китә. Моны ничек аңларга?

 Х. Бариев. Сарман.

Сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать   бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков җавап бирә:

   – Беренчедән, кояш календаре белән исәпләгәч, ураза ел да күчә бара. Икенчедән, совет заманында бу күчүне беркем дә исәпләп тормый иде. Әле дистә ел элек үзебез дә халыкка шулай гади генә аңлата идек. Хәзер дин белгечләре, асторономнар белән киңәшләшеп, төгәл вакытны – иртәнге намаз вакыты кергән мәлне билгели алды. Шуңа күрә хәзер сәхәр тәмам дигән сүзне иртәнге намаз вакыты керде дип аңларга кирәк.

Рәшит Минһаҗ әзерләде


Фикер өстәү