Авыл хуҗалыгы министры Татарстанның үз-үзен иң кирәкле азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә аласына ышандырды 

Быел чәчү мәйданнарында үзгәрешләр булырмы? Узган елның ачы тәҗрибәсе нәтиҗәсендә шикәр чөгендере игү мәйданнары кимерме? Бу шикәр комы бәясенә ничек тәэсир итәр? Ни өчен илдә он белән бәйле проблемалар бар? Хезмәт хакын түли алмаучы хуҗалыклар проблеманы ничек хәл итмәкче була?  Журналистларның әлеге һәм башка сорауларына республиканың Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җавап бирде.

Чәчү – ашыгыч темпларда

Быел республикада чәчү мәйданнары үзгәрешсез калган: 2,8 млн гектар мәйданны тәшкил итә. Министр быелгы язгы кыр эшләренең ашыгыч темплар белән баруын искәртте. Бүген көзге культуралар – 480 мең гектар (99 процент), күпьеллык үләннәр 388,7 мең гектар (80 процент)  мәйданда тукландырылган. Гомумән алганда, чәчү эшләре 157 мең гектар җирдә башкарылган. Әлегә Зәй, Буа, Азнакай һәм Нурлат районнары игенчеләре алдынгылыкны бирми. Зәй аграрийлары эшләрнең – 33 процентын, буалылар – 27, нурлатлылар – 24,  азнакайлылар 18 процентын башкарган.

Шикәр һәм он

Ел башында Нурлат шикәр заводының консервациягә куелуы турында язып чыккан идек. Аның сәбәбен шикәр комының артык күп җитештерелүе һәм бәяләрнең шактый түбән булуы белән аңлаттылар. Бу мәсьәләдә үзгәрешләр бармы? Марат Җәббаров әйтүенчә, быел шикәр чөгендере утырту мәйданнары 10 мең гектарга кимеячәк.

– Нурлат шикәр заводына “Татагролизинг” һәм “Агроинвест” компанияләре шикәр чөгендерен тапшыра иделәр. Завод ябылгач, бу тирәләрдә шикәр чөгендере үстерми башлаячаклар. Ике еллап шикәр бәясе бик нык кимеде. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме буенча да, без мәйданнарны киметергә булдык. Ләкин Зәй, Буа районнары территорияләре җитештерүне киметмәячәк. Шуңа күрә республикада шикәр запасы бар. Бәяләр арта дип әйтеп булмый, – диде министр.

“Ак Барс Агро” холдингына караган хуҗалыклар инде ничә ел авырлык кичерә. Биредә хезмәт хакы белән тоткарлыклар, кыр эшләренә ашлама туплау белән  кыенлыклар бар. Пай җирләрен кире алырга теләүчеләргә дә каршылыклар тудырыла. Министр журналистларның моңа бәйле сорауларына да ачыклык кертте.

– Чыннан да, андый проблема бар. Хезмәт хакын тоткарлау буенча да кыенлыклар бар. Ләкин Буа районында холдингка караган 6 мең җир фермерларга бирелде. Шулай ук Апас районындагы иске фермалар да фермерларга сатылды. Бүген холдинг хуҗалыкларга ашлама кайтара. Дизель ягулыгы буенча да проблемалары юк. Кредитлар да алалар. Буа, Апас, Чүпрәле районнарында зур проблемалар булмас дип өметләнәбез. Быел алар бераз активлашты. Дөрес, Әгерҗе территориясе авыррак бара. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның да, минем дә әлеге районга игътибарыбыз зур. Быел азрак алга китеш булыр дип өметләнәбез, – дип ышандырды ул.

Пай җирләрен алырга теләүчеләр белән дә сөйләшүләр баруын әйтте министр. Киләчәктә дә сораулар булган очракта, министрлыкның колл-үзәктәге “кайнар элемтә” номерына шалтыратырга мөмкин, диде.

Хезмәт хакларын тоткарлау проблемасы Буа шикәр заводында да бар икән. Биредә 400 кеше эшли.

– Бу шикәргә бәя төшү белән бәйле. “Ак Барс Агро” холдингы 1 млрд сум акчасын югалтты. Узган атна ахырында алар гыйнвар-февраль өчен халыкка хезмәт хакын түләделәр. Март өчен бурычлары кала әле. Якын көннәрдә дәүләт ярдәме белән алар да түләнәчәк. Аларның шикәр запаслары да бар әле, – дип ышандырды Марат Җәббаров.

Интернет киңлекләрендә кризис аркасында Россиянең он җитештерү белән бәйле оешмалары авырлык кичерә, бу исә он кытлыгына китерергә мөмкин, дигән хәбәрләр йөри. Министр әлеге мәсьәләгә дә ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, мәсьәлә көн кадагында тора һәм Татарстанда он белән тәэмин итү проблемалары юк, запаслар җитәрлек.

– Он белән зур проблемалар юк, – ди җитәкче. – Республика социаль икмәк җитештерүгә киткән чыгымнарны кире дә кайтара әле. Быелның беренче кварталы өчен икмәк пешерүчеләргә 30 млн сум тирәсе акча бирелде. Бездә мондый проблема юк, хәл ителә.

Шул ук вакытта Марат Җәббаров әлеге проблеманы Россиядә ун ел эчендә арыш игү мәйданнарының ун тапкырга кимүенә бәйләп аңлатты.

-Бүген илдә арыш чәчү белән проблемалар бар. Татарстанда быел аны утырту мәйданнарын бераз арттырдык. Киләчәктә бу мәсьәләләргә игътибар итәчәкбез, – диде ул.

Ихтыяҗ кимеде, сату интернетка күчте

Гомумән алганда, министр әйтүенчә, республика товар җитештерүчеләре продукциясе кибет киштәләрендә киң ассортиментта, җитәрлек күләмдә тәкъдим ителгән. Шулай да бер ай элек озак вакыт саклана торган ризыкларга ихтыяҗ бик нык артуын, кайбер товарларның кибетләрдә булмый торуын да әйтте.

– Дәүләт органнары, продукция җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләренең оператив хезмәттәшлеге ярдәмендә кыска вакыт эчендә вазгыятьне үзгәртә алдык. Хәзерге вакытта сәүдә челтәрләрендә хәл нормальләште, – диде Марат Җәббаров.

Министр Татарстанның үз-үзен иң кирәкле азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә алганын әйтте.  Ит, сөт, икмәк продукциясе, тавык йомыркасы белән тәэмин ителеш – йөз процент, бәрәңге һәм шикәр комы – өч тапкыр, үсемлек мае ике тапкыр артык җитештерелә.

Барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында традицион ярминкәләр дә әлегә оештырылмый. Бу вак фермерлар өчен яхшы мөмкинлек иде. Хәзер алар ничек эшли икән? Сату белән проблемалар булуын министр да яшермәде.

– Сату кимеде, әлбәттә. Агросәнәгать паркына көн саен 6-7 мең кеше йөри иде. Хәзер 1,5 мең тирәсе генә. Шуңа күрә башка юлларны эзләргә туры килә. Бүген фермерларның товарларына интернет аша заказ бирергә була. Алар китереп бирәчәк, – диде министр.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү