Киләсе уку елын онлайн башлыйбызмы? — Рафис Борһанов әлеге сорауга ачыклык кертте

– Киләсе уку елын дистанцион формада каршы алырбыз дип уйламыйм.

Бер яманның – бер яхшысы. Бүгенге вазгыять төрле электрон платформаларны өйрәнергә мәҗбүр итте. Онлайн укыту ысулларын көндезге уку формасында кулланып булачак, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “ВКонтакте”да читтән торып укытуга багышланган “туры эфир”да.

Татарстан мәктәпләре 6 апрельдә дистанцион белем алуга күчте. Мондый режимда бүген 30 меңнән артык педагог эшли. Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, бүген укытучылар һәм укучыларга бер ай элеккегә караганда да җиңелрәк.

– Дистант ул – “РФда мәгариф турында” законда язылган укытуның рөхсәт ителгән формасы. Бердәнбер кыенлык – педагогларга методик яктан булышу. Шулай да кыска вакыт эчендә бу ысулларны бик тиз үзләштергән педагоглар барлыкка килде. Алар хезмәттәшләренә ярдәм итә, – дип аңлатты министр.


Фикер өстәү