Мәскәүдән депутатларга котлау юлладылар

Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм барлык депутатларга Россия парламентаризмы көне (27 апрельдә билгеләп үтелә) уңаеннан котлау җибәрде.

Телеграммада Россиянең күпмилләтле халкының үз ихтыярын чагылдыруга омтылуы дәүләт хакимиятенең төп институтларыннан берсе – демократик традицияләрне саклауга өлеш кертүче парламентның пәйда булуына китерүе турында әйтелә. «Бүген җәмгыятьтә законнар чыгару хакимиятенә карата ихтирам хисе арта бара, – диелә телеграммада. – Федераль Җыен, субъектларның дәүләт хакимияте органнары Россия парламентчылыгын ныгытуга, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга китерердәй өзлексез уртак эш алып бара».

Валентина Матвиенко Татарстан парламентчыларына Ватаныбыз файдасына хезмәттә уңышлар тели.

 


Фикер өстәү