Мамадышлыларга яшелчә үстерү өчен  бушлай җир бирәләр

Мамадыш районында җирләре булмаган халыкка бушлай җир кишәрлекләре бирә башлаганнар. Биредә шәһәр халкы бәрәңге үстерә алачак.   

Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дарземанов  аңлатуынча, ун сутыйга кадәр җирләрне Красная Горка авыл җирлеге территориясендә тәкъдим итмәкчеләр, чөнки ул шәһәргә иң якын авыл. 20 гектар тирәсе җирләр муниципаль милек булып санала.

—  Без – авыл хуҗалыгы районы. Күпләр үз йортлары белән яши, бакчалары бар. Ләкин район үзәгендә 128 күпфатирлы йортлар бар. Анда яшәүчеләрнең бакчалары юк. Әлеге ярдәм шуларны күз алдында тотып эшләнелде, – ди ул. – Хәзер җиңел вакытлар түгел. Алга таба ни буласын да белмибез.

Җитәкче әйтүенчә, тәкъдим ителә торган җирләрне 9 майга кадәр эшкәртеп, яшелчәләр утыртыр өчен әзерләп бирәчәкләр.

– Совет елларында бу урыннарда бакчалар үсеп утыра иде. Ләкин тора-бара ташландык хәлгә килде, – ди Илшат Дарземанов. – Бирегә шәһәр автобусы йөреп тора. Соңгы тукталыштан 500 метрны гына җәяү атлыйсы була.  Суы да булачак. Зур мичкәгә елгадан су тутырырбыз дип планлаштырабыз.

Гаризалар исә 5 майга кадәр кабул ителә. Ә килешүләр 11 айга төзелә икән. Теләкләре булганнар биредә эшләрен дәвам да итә алачак.

— Бу проект әле эшли генә башлады, шуңа күрә шалтыратучылар аз. Ләкин шулай да ул бакчалары булмаган халыкта кызыксыну уятыр дип уйлыйм.  Кешеләр биредә бәрәңге генә түгел, яшелчә дә үстерергә теләвен әйтте. Моның өчен, әлбәттә, су белән тәэмин итү мәсьәләсен уйлап бетерергә кирәк булачак, – ди Мамадыш районы җитәкчелеге.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү