«Бу ярдәм безгә бик кирәк иде»: зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары күрсәтелә башлады

Татарстанда коронавирус авыруы вакытында зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары күрсәтелә. Шундый ярдәмнәрнең берсе – бүгенге көндә эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булган оешмаларның хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләр өчен процентсыз кредитлар.

Әлеге ярдәмне алты ай дәвамында алырга мөмкин. Моның өчен компания ким дигәндә бер ел эшләгән һәм салым түләгән булырга тиеш. Шулай ук төп шарт итеп хезмәткәрләрнең сакланып калуы да күрсәтелә. Кыскартулар булган очракта да, ун проценттан күбрәк булырга тиеш түгел. Кредит бирүнең беренче этабында иң эре ун банк катнаша. Алга таба ихтыяҗ артса, кредит оешмаларының исемлеге дә киңәячәк.

Әлеге ярдәмнән республикада беренчеләрдән булып Бөгелмә шәһәрендәге “Вита” шифаханә-профилакториясе файдаланган. Аларга банк процентсыз кредит биргән. Әлеге акчалар хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләр өчен тотылган.

— Бездә 60лап кеше эшли. Апрель башында акчалар күчкәч, март өчен хезмәт хакларын һәм апрель өчен аванс түләдек. Бу ай өчен тагын ярдәм булырмы-юкмы, анысын әйтә алмыйм. Апрель башында халыкны кабул итә башларга тиеш идек. Билгеле сәбәпләр аркасында, кайчан эшли башлаячагыбызны да белмибез. Июньнән эшли башласак, бик әйбәт булыр иде дә, ләкин әлегә әйтеп булмый, – ди шифаханә-профилакторий директоры Лилия Нуриева. – Хезмәткәрләребезне югалтасыбыз килми. Бөтен кеше кызганыч. Аларга да ниндидер акчаларга яшәргә кирәк бит. Кемдер “больничный” алды, кемгәдер булган отпускларын рәсмиләштердек.

Әлеге ярдәмгә шәхси эшмәкәрләр, кече бизнес һәм микрооешмалар өмет итә ала.

Икенче ярдәм – кредит түләү вакытын чигереп тору. Бу очракта кредит капиталы буенча бурычлары булган кешеләргә реструктруризация ясарга мөмкиннәр. Моның өчен оешма җитәкчесенә гариза белән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу төр ярдәмгә короновирус инфекциясе вакытында аеруча зур зыян күргән, бер яки берничә тармак буенча эш алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары.

Әлеге ярдәмнән файдаланучылар арасында Казанның “Доктор Цито» медицина клиникасы да бар. Директор Гүзәлия Моратова әйтүенчә, алар ун ел эшли. Бу көннәрдә клниканың табышы 80 процетка кадәр кимегән. Медицина учрежденисендә 62 кеше эшли.

— Сбербанк белән 2015 елдан бирле эшлибез. Алар безгә бик зур ярдәм күрсәтә. Кредитларыбыз күп. Һәм банк безгә ярдәм кулы сузып, кредит түләү вакытларын октябрьгә кадәр озынайтты. Әлбәттә, бу ярдәм безнең өчен бик мөһим, – ди ул.

Әлеге көннәрдә клиника авыруларны ашыгыч очракларда гына кабул итә. Түләүле травмпункт эшли. Гүзәлия Моратова әйтүенчә, проблема шунда: шәхси медицина үзәкләрен коронавирустан зыян күргән оешмалар исемлегенә кертмәгәннәр.

— Без әлеге исемлеккә кертүләрен сорап, хатлар язабыз, чөнки барыбызның кереме кимеде. Безгә планлы чаралар үткәрергә ярамый. Бу исемлеккә кергән очракта, безгә дә процентсыз кредитлар алу мөмкинлеге булыр иде, – ди җитәкче.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү