«Демография» илкүләм проекты буенча 21,5 мең өлкән яшьтәге татарстанлы медицина тикшеренүе узды

2020 елда авыллардан 93 меңнән артык пенсионер медицина оешмаларына күчереләчәк.

Быел Татарстанда «Демография» милли проекты һәм «өлкән буын» төбәк проекты кысаларында 21 мең 589 өлкән кеше медицина тикшеренүе узган.

Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, тикшерү 1 апрельдән вакытлыча туктатылды.

Ел ахырына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 93 меңнән артык кешене медицина оешмаларына ташуны оештыру планлаштырыла.

Шулай ук 2020 елда инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озак сроклы карау программасында республиканың 13 муниципаль районы да катнашачак. Программа 2 мең 748 пенсионер һәм инвалидны үз эченә ала (социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган кешеләрнең 12% ы).

Коммерцияле булмаган оешмалар ярдәме белән мохтаҗларга сиделок хезмәтләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, биш дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмасы базасында өлкән яшьтәге гражданнар өчен көндезге ял оештырылачак.


Фикер өстәү