Банкирлар да коллекторлар хәленә калырмы?

Глобаль икътисад мәтәлчек атып, хәлләр кискенләшкән бу көннәрдә кредит түләүчеләрнең эшләре бигрәк яман инде. Эшсез калучылар байтак, клиентлар тапмыйча, төшенкелеккә бирелгән эшмәкәрләр буа буарлык, хезмәт хаклары киселеп, өйдә утыручылар да җитәрлек.

Тик алынган әҗәтләрне кайтарып бирүне таләп итәләр. Әле кризиска кадәр үк кредит куыгы куркыныч кабарды дип чаң сугыла башлаган иде бит. Хәзер бәла өстенә бәла ята, берничә катлы проблемалар өеме астында калучылар да бар. Банкирларның әҗәт түләүчеләр хәле хәл булуга бик әллә ни исләре китми. Барлык кредитоманнар берьюлы бурыч түләүдән туктаса, рибачылар ни хисабына яши? Банк ишегенә йозак эләргә, эшсез калырга туры киләчәк бит. Менә шундый каршылыклар нигезендә банкирлар белән аларның мескен клиентлары арасында зур конфликтлар төйнәлә, әллә никадәр интригалар уйнала. Рибачыларга үз корбаннарын эзләп табып яман сүзләр белән сүгәргә-янарга изоляция режимы да комачауламый. Телефоннар һәм социаль челтәрләр бар бит. Төнлә шалтыратып теңкәгә тиеп була, социаль челтәрләрдә хурлыйсың…

2017 елда әҗәтен түли алмаучыларны коллекторлардан яклаучы закон кабул ителгән иде. Коллекторлар, әҗәткә батканнардан акча таләп иткәндә, билгеле бер чикләрне узып китсәләр, саллы гына штраф түләргә мәҗбүр булалар. Штрафның иң кечкенә күләме 20 мең сумнан башлана. Ләкин мондый җәза банкирларга кагылмый икән. Баштарак банкирларны да шул статьялар буенча хөкем итеп караганнар. Әмма җирле судларның карарын Югары суд юкка чыгарган: банкирларга штраф түләтергә ярамый: коллектор башка, банкир башка дигән. Югары судның шул карары кагыйдәгә әйләнгән дә куйган. Судлар банкирлар өстеннән зарланып килүчеләрне кире бора башлаганнар. Тегеләре исә, бик теләп, әҗәтле халыкның нервысында уйный, каннарын эчә икән. Бертуктаусыз шалтыраталар, төн йокысы бирмиләр, хурлыйлар, начар сүзләр тараталар. Җитмәсә, әҗәтен түләмәүче турында мәгълүматны чит кешеләргә биреп, басым ясау өчен өченче кешеләрне яллыйлар. Менә монысы закон тарафыннан тыелган: шәхси мәгълүматны чит кешеләргә таратырга ярамый. Шуңа карамастан, инде җәзага тартылган банкирлар, яклау сорап, Югары судка кадәр барып җитәләр дә җаваплылыктан азат ителәләр икән.

Дәүләт Думасында хәлне төзәтү, кредитоманнарны банкирлардан аралап алу өчен җан аткан депутатлар пәйда булган. Клиентларын тупас рәвештә эзәрлекләүче банкирларны да коллекторларны җәзалаган кебек җәзага тартуны гамәлгә ашыра торган канун проекты карауга кертелгән. Хәзерге вакытта депутатлар шул проект тирәсендә мәш киләләр. Әгәр закон проекты законга әверелсә, чиктән ашкан банкирларны 20 мең сумнан   200 мең сумга кадәр штрафка тарту мөмкин булачак.

Рәшит Фәтхерахманов

Фото: webkamerton.ru


Фикер өстәү