93 яшьлек Хәлимә апа: «Быел да суган-сарымсак үстерәм әле»

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яшәүче 93 яшьлек Хәлимә Гайфетдинова ел саен бакча тутырып суган, сарымсак үстерә. Быел да утыртып сатарга уйлап тора әле. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килгән әбекәй бер дә күңелсезләнеп утырмый. Авылда ялгызы гына гомер кичерүенә карамастан, бүген дә бернинди эштән куркып тормый.

– Гомер буе эшләдем, балам. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Ул чагында күргән авырлык­ларны сөйләп кенә бетерә торган түгел. Ачлык-ялангачлыкны күп күрдек инде. Әтине, абыйны һәм апаны яу кырына алдылар, ә без – дүрт бала авыру һәм сукыр әни кулында калдык. Иң өлкәне мин идем. Сыерым бар иде. Шул коткарып калды безне ачлыктан. Кич аның сөтен савып эчә, көндезләрен җигеп колхозга печәнгә йөри идем. Ул елларда бит бернинди дә хайван калмады. Безнең авылдан гына да 300 баш атны сугышка алып киттеләр. Алар артыннан без – хатын-кызлар, бала-чагалар кычкырып елап калдык. Бик авыр еллар булды. Хәзер куанып яшәп туймаслык. Безнең чоргыларга кадер-хөрмәт бик зур инде, – ди ул.
Хәлимә апа үзе дә яшьли тол калган. Сугыштан кайткан ире Гомәр дә, үзе кебек үк, гомер буе колхозда эшләгән. Гомере дә эш вакытында машина астында калып өзелгән. Иреннән соң өч баланы ялгызы аякка бастырырга туры килә аңа. Бүген ике кызы гаиләләре белән – авылда, улы белән килене район үзәгендә яши. Хәлимә апаның тугыз оныгы, оныкчыклары бар.
Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген ялгызы гына гомер итә.
– Кызларым килеп-китеп йөри, улым белән киленем дә бик нык үз яннарына чакыра. Ләкин минем китәсем килми әле. Мөмкинлегем бар бит. Саулыгым да начар түгел. Быел менә күзләрем генә бераз начарланды, – ди ул.
Биш вакыт намазын калдырмау­чы әбекәй, сатарга дип, суган-сарымсак утыртам, дигәч, бөтенләй гаҗәпләндерде. Аңлашыла инде: акча эшләү максатыннан түгел, әлбәттә, ә эшсез тора алмаганга күрә. Ишегалдындагы кәҗәсен дә үзе сава икән әле.
– Бакчам зур минем. Аны ничек буш тотасың инде? Чүп басып китә бит. Моңа кадәр күп итеп суган-сарымсак чәчә идем. Симәнәсен үзебез әзерлибез. Балалар кечкенә чакта да шуның белән яшәдек. 1 тонна суган саткан чаклар булды. Ләкин соңгы елларда аны алучы юк. Шуңа күрә азрак утырта башладым. Анысын да күбрәк бушлай таратып бетерәм, – ди Хәлимә апа.
Көн җылыта башлау белән үк быел да чәчәргә уйлап тора.
– Әле туңдыра, салкын. Орлык­ларны әзерләп куйдым инде. Балалар чәчмәскә куша. Ләкин мин шулай да ике чиләк кенә симәнә әзерләп куйдым әле… Карап карарбыз, тагын күпме булыр, – дип елмая тынгысыз әбекәй.
Хәлимә апа әйтүенчә, ул суган орлыгын бер җиргә генә утырта. Көзен кыркып алып, яхшылап киптерәләр. Аннан соң аны капчыкларга салып сәндерәдә (абзар өстендә) саклыйлар. Язын катыргы тартмаларга бушатып, чәчүгә әзерли башлый.
Җәй көне суганга бер дә су сибәргә ярамый. Аларга яңгыр суы да җитә. Сарымсакны да гомер буе утырттым. Узган көз дә утыртып калдырдым. 50шәр кг килеп алып китүчеләр бар. Аны үстерүнең әллә ни мәшәкате дә юк бит. Язын гына бераз кәтмәнләп чыгабыз да, шул җитә. Яңгыры гына вакытында яву кирәк, – ди ул.
Хәлимә ападан озын гомерле булуының серен сорашам. Ә ул, елмаеп, әнисенең дә 105 яшькә кадәр яшәвен әйтә. Әтисе дә 95 яшькә кадәр яшәгән икән. Сугыштан йөреп кайткан апасы Сәлимәгә –
95 яшь, сеңелләре Камилә (85 яшь) белән Гамиләгә дә (81 яшь) Аллаһы Тәгалә озын гомер насыйп иткән.
– Кызларым да минем арттан куа киләләр инде. Берсе 70 яшькә җитеп килә. Икенчесенә – 65 яшь, – ди ул. – Мин бит, кызым, гомер буе эштә булдым. Өч кенә сыйныф укыдым, шуңа күрә 8 яшьтә эшләп карамаган эш юк иде инде. 25 сутый җирне көрәк белән казып, орлык чәчтем, урак урдым. Мин уңга-сулга карамадым, кеше күрмәдем. Сәнәгемне күтәрдем дә эшкә йөгерә идем, чөнки шулай кирәк булды. Балаларны аякка бастырам, дип тырышып яшәдем. Аннан соң мин гел җәяү йөрдем. Атка да, тракторга да утырмадым. Кәтмәнемне аркама сала идем дә җиде чакрым араны җәяүләп уза идем. Шуларның да файдасы булгандыр дип уйлыйм. Болар өстенә 30 ел сукыр каенатаны карадым. Бүген, Аллага шөкер, шуларның әҗерен күрәмдер…

Зөһрә САДЫЙКОВА


Фикер өстәү