«Ливадия»дә Пхукеттан килгән 16 кешене урнаштырганнар

Кичә «Ливадия»дә обсервациягә Пхукеттан килгән 16 кеше урнаштырдылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Шулай ук ул Казанга Берлиннан рейс киләчәк, дип сөйләде.

«Бүген Берлиннан килгәннәр урнаштырылачак. Алар килү вакыты — 16.45 булыр дип көтелә», — дип билгеләп үтте Галимова.


Фикер өстәү