«Ливадия» шифаханәсе обсервациясеннән Таиландтан кайткан 12 кешене чыгарачаклар

Бүген «Ливадия» шифаханәсе обсервациясеннән Таиландтан кайткан 12 кешене чыгарачаклар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Бүген «Ливадия» шифаханәсеннән Таиландтан кайту белән бирегә урнаштырылган 12 кешене чыгарачаклар», — диде Лилия Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, аларның барысының да Covid-19 коронавирус инфекциясенә үткәрелгән анализлары тискәре нәтиҗә күрсәткән.

3 майда Таиландның Пхукет утравыннан кайткан 16 кешене «Ливадия» шифаханәсендә обсервациягә урнаштырулары хакында хәбәр иткән иде инде. Туристларның дүртесе башка төбәк гражданнары иде, аларны өйләренә соңрак озаттылар.

 


Фикер өстәү