Иртәгә «Васильевский» шифаханәсендә Төркиядән һәм Гоадан кайткан россиялеләрнең обсервациясе тәмамлана. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Берникадәр ара белән ясалган тестлар тискәре, финал нәтиҗәләрен көтәбез», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
«Казан» халыкара аэропортына Анталия һәм Гоа самолетлары 21 апрельдә кайты. Барлыгы ике судно бортында 200гә якын татарстанлы булган.